Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Хәтерлибез һәм хөрмәтлибез

Лаеш районында һәлак булганнарның гаиләләренә бүләкләр тапшырдылар

Батырлык ордены һәм «Батырлык өчен» медале рядовой Рамил Әюповның һәм өлкән прапорщик Владислав Шишкинның туганнарына тапшырылды.

Бүләкләү тантанасы бүген Лаеш район Советында «эшлекле дүшәмбе» барышында узды. Орден һәм медальне һәлак булган сугышчыларның туганнарына район башлыгы Илдус Зарипов һәм хәрби комиссар Айрат Гайнуллин тапшырды.

Россия Президенты Владимир Путин Указы белән махсус хәрби операция вакытында хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Батырлык ордены белән өлкән прапорщик Владислав Шишкин бүләкләнде. Бүләкне аның хатыны Анна Викторовнага һәм улы Тимофейга тапшырдылар.

Рядовой Рамил Әюпов үлгәннән соң «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Аны әнисе Рабига Хәниф кызына һәм тормыш иптәше Лилия Викторовнага тапшырдылар.
Һәлак булган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районында һәлак булганнарның гаиләләренә бүләкләр тапшырдылар