Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Хәтерлибез һәм хөрмәтлибез

Пәрәү мәктәбендә Хәтер дәресләре узды

Иртәгә Россиядә Билгесез солдат көнен билгеләп үтәчәкләр.

«Исемең билгесез, батырлыгың үлемсез» — бу сүзләр Мәскәүдәге Билгесез солдат каберенә уеп язылган. Алар тынычлык хакына үз гомерләрен биргән, ләкин исемнәре билгесез калган кешеләрне искә алу көне символы булып калдылар.

Бу көнне бөтен Россия буенча туганнар каберләренә, һәйкәлләргә һәм мемориалларга чәчәкләр салу тантанасы уза. Мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә киләчәк буын «Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган» икәнен белсен өчен Хәтер дәресләре үткәрелә.

Бу дата алдыннан Пәрәү мәктәбендә Хәтер дәресләре узды, анда балалар видеохроникалар карадылар һәм узган еллар геройлары турында күп яңалыклар белделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пәрәү мәктәбендә Хәтер дәресләре узды