Сокуры мәктәбендә Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы ачылды
Бәйрәм кысаларында тантаналы чара узды, анда мәктәп директоры Гөлнур Габдуллина, ВР буенча директор урынбасары Инесса Гыйбадуллина һәм Сокуры мәктәбен тәмамлаган кунак һәм махсус хәрби операциядә катнашучы Марат Рәхмәтовтан котлау сүзләре яңгырады.
Укучылар ветераннарның һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыгына багышланган чыгышлар әзерләделәр.
— Бу ел безнең барыбыз өчен дә үткәннәр турындагы хәтерне саклауның һәм патриотизм рухын ныгытуның мөһимлеген аңлау вакыты булсын, — диде Инесса Ибраһимовна. Без шуны истә тотарга тиеш: илебез аны соңгы сулышына кадәр сакларга әзер булган кешеләр аркасында һәрвакыт бөек булды һәм шулай булып кала да!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев