Лаеш районы эзләнүчеләре һәлак булган солдатларның калдыкларын һәм медальоннарын таптылар.
Хәтерлибез һәм хөрмәтлибез

Лаеш районы эзләнүчеләре һәлак булган солдатларның калдыкларын һәм медальоннарын таптылар.

«Здоровое поколение» Усад күппрофильле лицееның «Ватан» (Отечество) эзләнү отряды «Карлы десант» составында Новгород өлкәсенең Мясной Бор авылы тирәсендәге эшләрен төгәлләде.

   26 апрельдә башланган экспедициянең соңгы көннәре аеруча нәтиҗәле булды. Элек дүрт сугышчының калдыклары табылган воронкаларның берсендә солдат медальоны табылды. Аның эчендәге кәгазе сакланган — медальон экспертизага җибәрелде. Шәхесне ачыкларга өмет бар.

 

Экспедициянең соңгы көнендә Татарстан эзләнүчеләренә тагын бер кат уңыш елмайды. Ике солдатның калдыклары күтәрелде. Аларның берсе янында шулай ук медальон табылды. Хәзерге вакытта ул экспертизага тапшырылган. Әгәр ул тутырылган булып чыкса, кызылармияченең исемен ачыкларга ярдәм итәчәк.

Мондый һәр мизгел — кешене билгесезлектән кайтару, аны тарихка һәм гаиләсенә кайтару өчен зур мөмкинлек. «Татарстан эзләнүчеләренең „Үлем үзәнлеге“ нә беренче баруына 45 ел тулуга багышланган „Якташ герой Муса Җәлил юллары буйлап“ яшьләр эзләнү хәтер маршы» проекты Президент грантлары фонды ярдәме белән тормышка ашырыла.
Фото: «Ватан» яшьләр-патриотик клубы

 


Нет комментариев