Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Хәтерлибез һәм хөрмәтлибез

Татарстанда «Бер минут тынлык» акциясе

22 июньдә 12.15 сәгатьтә Татарстан Республикасында, бөтен илдәге кебек үк, «Бер минут тынлык» акциясе узды.

Автор фотосы.
Бу чара Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион кеше истәлегенә багышланды.
Ни өчен бу вакыт сайланган?
Нәкъ менә 1941 елның 22 июнендә 12:15 тә нацистлар Алманиясенең Советлар Союзына һөҗүм итүе турында игълан ителә. Бу момент илебез тарихында иң куркыныч битләрнең берсе булып тора.
Акция ничек узачак?
Акция кысаларында теле- һәм радиотапшырулар бер минутка туктатылды, җәмәгать транспорты, автомобильләр һәм производстволар туктатылды. Бу азатлык һәм тынычлык өчен үз гомерләрен биргәннәргә карата гомуми ихтирам һәм кайгы минуты булды.
Татарстан халкы акциягә кушылырга чакырылды. Бу геройларны искә алу һәм батырлыклары өчен рәхмәт белдерү өчен мөһим мөмкинлек иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстанда «Бер минут тынлык» акциясе: