Балтырган белән көрәш
2026 елның 1 мартыннан барлык категориядәге җир кишәрлекләре милекчеләре үз территорияләрен инвазив үсемлекләрдән сакларга тиеш. Элек бу бурыч авыл хуҗалыгы җирләре хуҗаларына гына кагыла иде.

«Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» Федераль законга 50.1 статья өстәлде. Аның нигезендә, җир кишәрлекләренең хокук ияләре куркыныч инвазив үсемлекләрнең таралуын булдырмау һәм аларны юкка чыгару буенча чаралар үткәрергә тиеш. Мондый үсемлекләр исемлеге РФ субъекты тарафыннан раслана. Шундый ук норма

Җир кодексында да бар. Чаралар законнарда тыелмаган ысуллар белән уздырылырга тиеш.
Сосновский балтырганы — биеклеге 3-5 метрга җиткән эре үләнчел үсемлек. Ул Россия Федерациясенең чүп үләннәре исемлегенә кертелгән. Аның сыекчасы кояш яктысы тәэсирендә көчле пешүләр китереп чыгара. Балтфрган, башка үсемлекләрне кысрыклап, тиз үсә. Галимнәр бәяләвенчә,әгәр чаралар күрелмәсә, 2040-2060 елларда аның ареалы Россиянең бөтен Европа өлешен колачларга мөмкин: һәр үсемлек уртача 20 мең орлык бирә.
Борщевикка каршы көрәш чараларын үтәмәгән өчен штраф каралган. Физик затлар өчен ул 20 000 сумнан 50 000 сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен — 50 000 сумнан 100 000 сумга кадәр, юридик затлар өчен 400 000 сумнан 700 000 сумга кадәр тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев