Машина йөртү таныклыкларын озайту кагыйдәләрендәге үзгәрешләр
2026 елның 1 гыйнварыннан машина йөртү таныклыкларын автомат рәвештә озайту механизмы гамәлдән чыгачак.
Димәк, машина йөртүчеләргә аларның гамәлдә булу вакыты чыккан очракта хокукларын шәхсән яңартырга туры киләчәк. Исегезгә төшерәбез, 2022 елның апреленнән 2022-2023 елларда гамәлдә булган таныклыклар автомат рәвештә өч елга озайтылды.
Бу чара административпроцессларны оптимальләштерү һәм гражданнарга йөкләнешне киметү өчен кабул ителде. Машина йөртү таныклыгын яңарту процедурасы үзгәрешсез калачак һәм яңа таләпләр яки сизелерлек модификацияләр кертүне күздә тот мый. Машина йөртүчеләргә үз таныклыкларының гамәлдә булу вакытын да ими тикшерергә һәм аларны озайтуны сорап үз вакытында мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар 2027 елның 1 мартыннан үз көченә керә. Аерым алганда, машина йөртүчедә юл хәрәкәте иминлегенә куркыныч тудырырга мөмкин булган авырулар ачыклан ган очракта машина йөртү таныклыгын гамәлдән чыгару каралган. Әлеге мәгълүмат сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт мәгълүмат системасыннан Эчке эшләр министрлыгына тапшырылачак.
Моннан тыш, әгәр машина йөртүче мәҗбүри медицина тикшерүен узмаса, аның машина йөртү таныклыгы шулай ук гамәлдән чыгарылырга мөмкин. Юлларда игътибарлы булыгыз һәм барлык закон таләпләрен үтәгез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев