Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

ДАИ хезмәткәрләре һәм Кыш бабай иң тәртипле машина йөртүчеләрне котладылар

Яңа ел алдыннан Казан инспекторлары гадәти булмаган рейд оештырган.

Полиция Кыш бабае белән бергә алар 2024 ел дәвамында юл йөрү кагыйдәләрен бозмаган машина йөртүчеләрне котладылар. Яңа елга бүләк алу өчен йөртүчегә гамәлдәге ОСАГО полисы һәм техник карау узу турында диагностика картасы булырга тиеш булган; ул элек транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителмәгән һәм аның юл йөрү кагыйдәләрен бозуга штрафлары булмаска тиеш булган.

Намуслы машина йөртүчеләргә имин ел һәм уңышлар теләделәр, ә алар, үз чиратларында, юл-патруль хезмәте хезмәткәрләренә көтелмәгән бүләк һәм бәйрәм рухы өчен рәхмәт белдерделәр.

-Әгәр без андый машина йөртүчене ачыкласак, аңа зур рәхмәт әйтәбез, якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз, хәерле юл телибез, рәхмәт хаты тапшырабыз һәм яңа 2025 елда да юл йөрү кагыйдәләренә уңай каравын һәм аларны үтәвен телибез, — дип билгеләп үтте Казан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Михаил Савин.

Ә Казанның юл-патруль хезмәте полкы командиры полиция подполковнигы Дамир Минһаҗев җәяүлеләрне юл аша чыкканда уяу һәм игътибарлы булырга өндәде.

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ДАИ хезмәткәрләре һәм Кыш бабай иң тәртипле машина йөртүчеләрне котладылар