Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
яңалыклар

Эт тотасызмы? Ул чагында аны теркәү һәм чиплау үткәрергә кирәк

Татарстанда бу таләп 2025 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә башлады.

Превью һәм иллюстрацияләр авторы Людмила Никифорова. 

Көчек туган көненнән өч ай эчендә теркәлергә тиеш.

Якын арада хайванны чиплау турында мәгълүматны ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша бирергә мөмкин булачак. 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов аңлатканча, «Чипны дәүләт клиникаларында гына түгел, коммерция клиникаларында да куярга мөмкин. Ул вакытта чиплаудан соң этне учетка куйсыннар өчен „Хорриот“ системасына кертү өчен дәүләт ветеринария хезмәтенә мәгълүмат тапшырырга кирәк. Якын арада моны дәүләт хезмәтләре Порталы аша эшләргә мөмкин булачак».

Алмаз Хисаметдинов йорт хайваннарын тоту кагыйдәләренең хәзер этләрне мәҗбүри теркәү шартлары белән тулыландырылуын әйтте. Ул уникаль номерлы электрон чип кертү юлы белән маркировкалауны, эт һәм аның хуҗасы турында мәгълүматны ветеринария өлкәсендә федераль дәүләт мәгълүмат системасына кертүне үз эченә ала.

Этләрне теркәү һәм аларны чиплау ни өчен таләп ителә

Беренчедән, бу хайваннар хуҗаларының үз хайваннары өчен социаль җаваплылыгын арттырачак. 

Икенчедән, югалган эт хуҗаларына аны табу җиңелрәк булачак.

Өченчедән, бу сукбай этләр санын киметер дип уйланыла. 

— 1 февральдән авыл хуҗалыгы терлекләре белән ветеринария чаралары үткәрә башлыйбыз. Ветеринария табиблары ишегалларын йөреп чыгачаклар һәм параллель рәвештә этләрне чиплаячаклар, — диде Алмаз Хисаметдинов.

Ул ассызыклаганча, быел этләрне чиплау һәм исәпкә алу эпизоотиягә каршы планлы чаралар уздыру белән бер үк вакытта планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эт тотасызмы? Ул чагында аны теркәү һәм чиплау үткәрергә кирәк