Татар Янтыгы клубында «Әфганстан минем йөрәгемдә» дип аталган әфган сугышчысы белән очрашу оештырылды.

Авыл клубының кунагы Әфганстанда хезмәт иткән сугышчы-интернационалист Камил Шакиров булды. Камил Миңнегалим улы үзенең тормыш тарихы, сугыш турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Ул үзенең командирлары һәм хезмәттәшләре турында сөйләде, солдат көннәрен һәм шул еллардагы башка вакыйгаларны искә төшерде.

Ә китапханәче бу көнгә сугышчы-интернационалистларга багышланган китап күргәзмәсе әзерләгән. Татар Янтыгы халкы һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алды.
Фотоны Раушания Кашапова бирде
Нет комментариев