Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Илдә рухи-әхлакый кыйммәтләрне мәктәпкәчә яшьтән тәрбияләячәкләр

Балалар бакчаларында тәрбия эшен камилләштерү турындагы закон проекты беренче укылышта каралды.

Автор фотосы.

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин сүзләренчә, закон кабул ителү балалар бакчаларында тәрбия эшенең бердәм программасын булдыруга китерәчәк, ул балаларга традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр тәрбияләүне күздә тота.

Расланган программа һәм календарь планы буенча вожатыйлар һәм тәрбиячеләр эшчәнлек алып барачак.

Календарь планы мәҗбүри тәртиптә үз эченә алырга тиеш: 

ата-аналар көннәре, 
балаларны сәнгать һәм матур әдәбият әсәрләре белән таныштыру, 
фильмнар күрсәтү, 
уен.

Анда шулай ук патриотизм, хезмәт сөючәнлек, үзара хөрмәт, мәдәни мираска, табигатькә һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән башка чаралар да исәпкә алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илдә рухи-әхлакый кыйммәтләрне мәктәпкәчә яшьтән тәрбияләячәкләр