Концлагерь тоткыны Валентина Леонтьевна Йосыпованы туган көне белән котлыйбыз
Лаешта яшәүче Валентина Леонтьевна Йосыповага бүген 87 яшь тула.
Валентина 1938 елның 1 гыйнварында Смоленск өлкәсендә туа. Ә өч ел ярымнан соң, 1941 елның 22 июнендә, Бөек Ватан сугышы башлана...
Валентинаның гаиләсе авылның башка кешеләре белән бергә әсирлеккә эләгә, аларны Рославль янындагы концентрацион лагерьга җибәрәләр... Совет гаскәрләре әсирләрне азат итәләр.
Тыныч тормыш башлана, ә аның белән — инде үсеп җиткән Валентинаның планнарын тормышка ашыру да.
Кыз башта урта-махсус белем, аннары югары белем алган. Смоленск авыл хуҗалыгы техникумын да, Казан авыл хуҗалыгы институтын да отличие белән тәмамлый.
Институттан соң Валентина Леонтьевна мәктәптә биология укытучысы булып эшли, 1970-1986 елларда Минзәлә техникумында укыта.
Студент елларында ук булачак ире Йосыпов Марсель Нәби улы белән очраша.
1986 елда алар Лаешка күчеп киләләр. Валентина Йосыпова Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында укыта башлый.
Валентина Леонтьевна, кайда гына эшләмәсен, тулысынча эшкә бирелеп эшли. Студентлар һәм хезмәттәшләре аны намуслы кеше һәм грамоталы белгеч буларак хөрмәт итәләр.
Валентина Леонтьевна — ветераннар хәрәкәте активисты. Аңа яшьләр дә, өлкән буын да колак сала.
Бүген Валентина Леонтьевнаны туган көне белән аның балалары, оныгы һәм оныкчыгы, якыннары һәм хезмәттәшләре котлыйлар.
«Кама ягы» җылы котлау сүзләренә кушыла һәм Валентина Леонтьевнага нык сәламәтлек һәм озын гомер тели.
Фото«Кама ягы» архивыннан .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев