Лаеш районы укучылары интеллектуаль ярышларда җиңү яулыйлар
Хәерби мәктәбенең беренче сыйныф укучылары «Эверест» республика олимпиадасында беренче урыннарны яуладылар.
Республика олимпиада үзәге ел дәвамында мәктәп укучылары өчен математика, рус теле, рәсем сәнгате һәм технология буенча олимпиадалар һәм конкурслар үткәрә. Хәерби мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары интеллектуаль ярышларда актив катнашалар һәм уңышларга ирешәләр.
1 «А», 1 «Б», 2 «Б», 4 «Б» сыйныф укучылары «Эверест» республика олимпиадасында уңышлы чыгыш ясадылар. Милана Платонова җиңүче дипломын алды. Яков Горохов һәм Эмиль Сафуганов призерлар булдылар.
Булдырдылар! Балаларга яңа казанышлар телибез.
Фото: Хәерби мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев