Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
яңалыклар

Лаеш районы укучылары КВНда уйнадылар

«ТР КВН» уеннарының муниципаль этабы Лаешта узды.

Фото: Воспитание Лаишево 

«Сәламәт буын» күппрофильле лицее (Усад авылы) укучыларның ике җыелма командасын тәкъдим итте. Чыгышка әзерлек директорның тәрбия буенча киңәшчесе Дмитрий Сафронов җитәкчелегендә алып барылды
Ике команда да лаеклы бүләкләр алды:
— икенче урынны һәм Лаеш районы җыелма командасы өчен телевизион проектка юлламаны «Ультра Барби» командасы яулады;

— Гран-при һәм командадан бер катнашучы өчен телевизион проектка юлламаны Лаеш районы җыелма командасы составында лицей егетләре командасы отты;
— «Иң яхшы актриса» дип «Ультра Барби» командасыннан Сабина Баһманова танылды;

— «Иң яхшы шаяру» — лицей егетләре командасыныкы булды;
— импровизация конкурсында җиңү кысаларында тәкъдим ителгән ике команда өчен махсус кыйммәтле призлар «Сәламәт буын» лицейчыларына да бирелде.

Исегезгә төшерәбез, узган сезонда «Сәламәт буын» лицее командасы Республика балалар КВН чемпионнары, «ТР КВН Юниор лигасы» призерлары булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы укучылары КВНда уйнадылар