Лаеш районына яшен якынлаша
2025 елның 22 апрелендә кич белән яшенле яңгыр һәм секундына 15-20 метр тизлектәге көчле җил көтелә.

Синоптиклар хәбәр иткәнчә, иртәгә алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшем юк. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшенле яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 6-11 м/с, көндез урыны белән 15-20 м/с тизлектә.
Минималь температура төнлә +11 +13 градус. Көндез максималь температура +25 +27 градус.
18 апрельдән 23 апрельгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә аномаль эссе һава торышы көтелә, уртача тәүлеклек температура нормадан 9-12 градуска югарырак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев