Район халкы прививканы яшәү урыны буенча табиб белән киңәшләшкәннән соң куя алачак.
Лаеш районында кызамыкка каршы вакцинация турында мәгълүматларын югалткан яисә аны бөтенләй ясамаган кешеләр район үзәк хастаханәсендә прививка ясый алачак.
- Вакцина чикләнгән күләмдә килә. Кулларында кызамыктан вакцинация турында мәгълүматлар булмаган кешеләр, үз участок терапевты белән киңәшләшкәннән соң, прививка куя алачаклар, - дип хәбәр итә Лаеш үзәк район хастаханәсенең поликлиника бүлеге мөдире Лариса Орлова.
ТР буенча Эпиднадзор бүлегенең әйдәп баручы белгече Сәгыйдә Исмәгыйлова Татарстанда кызамык 10 елдан артык булмады дип өстәде. Бу сукырлыкка һәм саңгыраулыкка китерә торган катлаулы авыру.
Нет комментариев