Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
яңалыклар

Лисичанск һәм Рубежное укучыларына Татарстан мәктәп кирәк яраклары җибәрәчәк

Аларны 20 нче август көннәрендә шефлык шәһәрләре укучыларына «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлекчәсе вәкилләре алып киләчәк.

Лисичанскның 1869 укучысын һәм Рубежноеның 692 укучысын уку кирәк-яраклары белән тәэмин итү планлаштырыла.

Комплектлар «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында җыела, ул кичә Казанда «Бердәм Россия» нең «Баланы мәктәпкә җый» Бөтенроссия акциясе кысаларында старт алды.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе Татарстан Республикасында 2007 елдан бирле хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы, «Бердәм Россия» партиясе инициативалары һәм Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән үткәрелә. 

Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова сөйләвенчә, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе — "Бердәм Россия«нең партия проекты. 
Соңгы 10 көндә «Бердәм Россия» партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсенә 450дән артык татарстанлы баланы мәктәпкә җыярга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. 

Кемгә ярдәм күрсәтелә:

— аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдәге балаларга; 

— инвалид балаларны тәрбияләүчеләргә; 

— мәктәп укучысының әти-әнисе вакытлыча эшсез булса;

— әтиләре махсус хәрби операция зонасында булган балалар өстенлекле.

Казанда Лисичанск һәм Рубежное халкы өчен 17 гуманитар ярдәм җыю пункты эшли. Шефлык ителүче шәһәрләргә гуманитар ярдәм җыю һәм җибәрү даими рәвештә алып барыла. Мәсәлән, күптән түгел Лисичанск һәм Рубежноега 75 тонна йөк китерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Бердәм Россия «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе