Полина Шумованың Татарстандагы фәнни тикшеренүләр конкурсында уңышы
Ташкирмән мәктәбенең алтынчы сыйныф укучысы Республика фәнни эшләр конкурсында призер булды.

Бүген, 2025 елның 14 февралендә, Полина Шумова «Край родной, навек любимый, где найдешь ещё такой!» фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗат эшләре республика конкурсында катнашты. Конкурс Татарстанның Зеленодольск районы Бишнә төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында узды.

Полина жюри әгъзаларының игътибарын җәлеп иткән «Мәктәп яны участогы территориясендә кар капламын тикшерү» дигән хезмәтен тәкъдим итте. Нәтиҗәдә Полина Шумова «Экологик-биологик проблемалар һәм кеше сәламәтлеге » секциясендә призер булды.

Бу конкурс яшь тикшеренүчеләр өчен Экология һәм биология өлкәсендә үз белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәтү, шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклауга өлеш кертү өчен менә дигән мөмкинлек булды.

Әйтергә кирәк, Полина ЮИД отрядының юнкоры да. Без Полинаны котлыйбыз һәм юнкорларның актив, иҗади һәм күпкырлы кешеләр булуы белән горурланабыз. Уңышлар сиңа, Полина!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев