Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Суд приставлары махсус операциядә катнашучыларга карата эшне туктата

Суд приставлары махсус хәрби операциядә катнашучыларга карата башкарма эшчәнлекне туктата. Бу хакта Татарстан буенча Суд приставлары федераль хезмәте баш идарәсенең башкарма производствоны оештыру бүлеге башлыгы Альберт Ибәтуллин хәбәр итте. Ул аны бүген контракт буенча хезмәтне яклап узучы беренче «ВСЕ СВОИ» телемарафоны вакытында җиткерде.

«Әйе, әгәр бурычлы граждан махсус хәрби операциядә катнашса, аңа карата эш туктатыла. Моңа ике категория керми: балалар өчен алимент түләүләре һәм туендыручының үлеме сәбәпле китерелгән зыянны каплау. Хәзерге вакытта 12 меңнән артык эш туктатылган», — диде ул.

Альберт Ибәтуллин сүзләренчә, эшне туктатып тору турында гариза бирүнең бүген берничә юлы бар. Хәрби хезмәткәр аны контракт төзегәндә үзе бирә ала, ул турыдан-туры суд приставлары хезмәтенә эләгәчәк, яки дистанцион рәвештә дәүләт хезмәтләре порталында яки күпфункцияле үзәктә бирергә мөмкин.

«Әгәр граждан инде хезмәт итү урынына киткән икән, башкарма производствоны туктату турында гаризаны аның якын туганнары бирә ала. Туганлыкны раслаучы һәм аның инде хәрби частькә киткәнлеге турындагы документларны тапшырырга кирәк», — дип аңлатты Альберт Ибәтуллин.

Мондый гаризалар барысы да оператив рәвештә, бер-ике көн эчендә карала. Барлык сораулар белән (843) 514 92 21 телефоны аша суд приставлары хезмәтенең "кайнар линиясе«нә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, 17 октябрьдә Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм өчен «ВСЕ СВОИ» масштаблы патриотик акция уза. Марафон көне буе 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Теләге булган һәркем контракт хезмәте һәм махсус хәрби операция турында актуаль мәгълүмат, шулай ук геройлар тарихы һәм социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар ала алачак.

Тулы трансляцияне ТНВ телеканалында, ВКонтакте социаль челтәрендә «Татарстан Республикасы» рәсми берләшмәсе сәхифәсе аша, социаль челтәрләрдә карарга, «Бим-радио» да, «Күңел» радиосы, "Авторадио"да, "Ди-ФМ"да тыңларга мөмкин. Тамашачылар heroes-tatarstan. ru сайтына кереп яки "кайнар линия"нең 117 телефоны аша яки QR код аша контакт үзәге чатына кереп, контракт хезмәте турында сорауларын бирә алачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республикада контракт буенча хезмәткә сайлап алу пунктлары, 117 нче колл-үзәк эшли, анда барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирергә һәм ярдәм күрсәтергә әзерләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы махсус хәрби операция