Татарстан мәктәп укучылары “Марафон Первых”та җиңсәләр, җәйге лагерьга бара алачак
яңалыклар

Татарстан мәктәп укучылары “Марафон Первых”та җиңсәләр, җәйге лагерьга бара алачак

Марафонны “Другое Дело” платформасы үткәрә.

Татарстан укучылары “Другое Дело” платформасы үткәргән 10 көнлек “Марафон Первых”та катнашып, җәйге лагерьга бару мөмкинлеген ота   алачак. Проект 5 апрельгә кадәр дәвам итә.

Монда Татарстанда күптән  оешкан “Беренчеләр хәрәкәте” клублары гына түгел, ә команда җыя алган, барлык  теләүче катнаша ала. Көн саен яңа биремнәр биреләчәк, аларны үтәгән өчен “Россия – мөмкинлекләр иле” Президент платформасы проектлары линиясенә кергән “Другое Дело” сервисында баллар исәпләнәчәк.

Иң күп балл җыйган сигез команда “Беренчеләр хәрәкәте”ннән уникаль мерч алачак, ә беренче өч урынны яулаучылар Татарстандагы җәйге лагерьга барачак.

 


Лаеш районы “Марафон Первых” “Беренчеләр хәрәкәте”

Нет комментариев