«Тукай-Шигърият чишмәсе»: Орел авыл китапханәсендә әдәби сәгать
Орел авыл китапханәсендә 26 апрель көнне яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үттеләр.

Аның китаплары балаларны туган як матурлыгына, игелеклелеккә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өнди.

Орел авыл китапханәчесе Мария Кукушкина Орел төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2 класс укучылары өчен татар шагыйре Габдулла Тукайның 139 еллыгына багышланган «Тукай — шигърият чишмәсе» дигән әдәби сәгать үткәрде.

Укучыларга шагыйрьнең авыр балачагы, тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр. Балалар аның биографиясеннән бик күп яңалыклар белделәр, замандашларының татар халкының бөек улы турындагы истәлекләрен тыңладылар.

Укучылар шагыйрьнең Туган ил, туган тел һәм гади халык тормышы темаларына багышланган шигырьләрен укыдылар, «Шүрәле», «Су анасы» һәм «Кәҗә белән Сарык» әкият-поэмалары белән таныштылар.

Чара азагында балалар Габдулла Тукай әкиятләре буенча төшерелгән мультфильмнар карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев