Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
шигърият

Гомер – сынау

​​​​​​​Шушы чираттагы шигыремне, Аллаһ ризалыгы белән, Дәү әтием -  Габидуллин Газизулла Кәримулла улы рухына багышлыйм. Тормышыңдагы сабырлык - без, калган буынга, зур сабак. Авыр туфракларың җиңел булсын, Дәү әтием! Син Һәрвакыт безнең йөрәкләрдә…

Гомер – сынау

 

Гомер – сынау,  гомер – юллар,

Очрый  анда  төрле  җырлар.

Я  моңлысы,  шатлыклысы,

Чиратлаша  вакыйгасы.

 

 

Йөрәк  өзгеч  шул  көйләрен

Уйнатмаса  тормыш  юлы,

Аңлар  идек  микән  кадерен,

Яшәүләрнең   төп  мәгънәсен?

 

 

Аңлар  идек  микән,  кемнәр

Бирә  ихлас  күңел  җылын?

Аңлар идек  микән,  бәхет

Өчен  бары ни  җитәсен?

 

 

Риза булып, шөкер итеп,

Атлау  кирәк  бу  юлларда.

Сабырлыклар  өчен  Раббым

Рәхмәт  кылыр  пар  дөньяда.

 

Наилә Хәбибуллина. Лаеш шәһәре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев