Җиңү елъязмасы: «Чулман акчарлагы» — ветераннарга
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан Лаеш районының «Чулман акчарлагы» әдәби-иҗат берләшмәсе үзенчәлекле бүләк әзерләде.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, танылган язучы һәм публицист Гүзәл Ибраһим кызы Галләмова җитәкчелегендәге җирле авторлар үзләренең яңа әсәрләрен якташларыбызның каһарманлыгына багышладылар.
«Чулман акчарлагы» берләшмәсендәге каләм әһәлләре өчен сугыш темасы — дәреслекләрдән генә алынган тарих түгел. Бу — рифмаларга һәм юлларга салынган тере хәтер. Аларның шигырьләрендә сугыш кырларыннан әйләнеп кайта алмаган 11 355 лаешлының сагышы да, тылда җиңүне якнайтканнар белән горурлану да чагыла.
«Без онытмас өчен язабыз. Обелискларга уеп язылган һәр исем яшьләр йөрәгендә кайтаваз тапсын өчен иҗат итәбез», — дип билгеләп үтә берләшмә әгъзалары.
«Безнең «Чулман акчарлагы» берләшмәсе өчен Бөек Җиңү темасы һәрвакыт изге булды һәм булып калачак. Хәтер — ул даталарны белү генә түгел, ул сүз аша тапшырыла торган тере хәрәкәт, йөрәк тибеше. Авторларыбызның һәр шигырендә һәлак булганнар өчен чын күңелдән сыкрану һәм бу авырлыкны җиңеп чыкканнарның рух ныклыгына чиксез соклану ята. Бу юллар безнең гомуми рәхмәт догабыз булсын, яшьләребезгә аяз күк йөзенең нинди кыйммәт белән килүен искәртеп торсын иде. Сугыш турында шигырьләр яңгыраганда — Геройларыбызның исеме мәңге яшәр«.— Гүзәл Галләмова, «Чулман акчарлагы» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Игътибарыгызга геройларыбызга чиксез рәхмәт хисләре белән сугарылган шигырьләр циклын тәкъдим итәбез.
Әткәем медальләре
ФәридәСадриева, «Чулман акчарлагы» берләшмәсе әгъзасы Кече Елга авылы
Җиңү көне бүген, җиңү көне!
Йөрәк яралары меңләгәннең.
Оныкларга мирас булып
Калды әткәемнең медальләре.
Медальләре калды, фотолары
Киемнәре калды карарга.
Җиңү язы җиргә килгән саен
Хатирәләр кабат яңара.
Сугыш елларының авырлыгын
Сөйлиләр күк алар тын гына,
Әткәемнең истәлеге булып
Мәңгелектән агыла моң гына.
Сугыш кырларында ятып калган ир-егетләребезгә багышладым...
ФәридәЗиятдинова
Имәнкискә авылы, «Чулман акчарлагы» берләшмәсе әгъзасы
80 елдан артык Ана улын көтә...
Йөрәк-бәгырьләрен сагыш уты өтә...
Күз нурының, җаны парәсенең
Рәсемен йөрәк түрләрендә йөртә...
41 нең шомлы шаукомнары
Башын калкыта янә дөньяда...
Герой бабайларның оныклары
Ватан яклый аяусыз яуда.
41 нең канлы итекләре
Күпме үлем, хәсрәт китерде.
Әй, Европа, коллык богауларың
Данлы Рус солдаты җимерде.
Освенцимның биек морҗасыннан
Көнен-төнен дәһшәт агылды...
Сугарылды җирең кан-яшь белән!!!
Хәтер китабың нигә ябылды???
Яшәү бирде Совет солдатлары
Көнбатышның күпме иленә!
Шулар килә бүген, антын бозып,
Ут яудырып туган җиремә.
Кабат «кара кәгазь» Ана кулларында...
Кабат кайгы-хәсрәт Ана йөзләрендә...
Югалмаган вәхши фашист бандерасы,
Утлы мәхшәр уйный күзләрендә...
Европаны сытып, изеп киткән эзләр
Салмакчылар тамга илем күкрәгенә...
Тотты янә кулга корал яшь егетләр,
Каршы куеп явызлыкны йөрәгенә!
Халык хәтере — тарих битләрендә,
Халык хәтере — Ана йөрәгендә.
Ятып калган һәр балаңның исеме
Балкып торыр Ватан түрләрендә!!!
Туктатыгыз сугышларны, кайтсын бала
Газиз анасының кочагына.
Каршы алсын газиз бала үз атасын!
Колак салчы, Раббым, Ана догасына!!!

Җиңү таңы килде.
Фердания Газизянова -Кадырова.
«Чулман акчарлагы» берләшмәсе әгъзасы
Бүген таңда Җиңү көне килде,
Йөрәккәем сикерә шатлыктан.
Ышанмыйча бераз өнсез калдым,
Каушавымнан тавышым,карлыккан.
Ялгыш ишетәмме әллә,диеп,
Йөгереп килдем радио каршына,
Юк, дөрес бит,ышанмаслык түгел,
Көр тавышлы,Левитан тавышна.
Күздән яшьләр тама,тыеп булмый,
Шатлык яшьләремне тыя алмыйм .
Киттем урам буйлап,абына,абына,
Шатлыгымнан алга баралмыйм .
Бар тавышма кычкырам елый,елый,
"Авылдашлар ,сугыш беткән бит.
Әле генә радио хәбәр итте,
Җиңү килде, бүген җиңү көне икән бит.
Авыл халкы чыкты урамнарга,
Елаш катыш сөенү,күз яше,
Кочаклашу бер берләре белән,
Әйтеп бетергесез күз яме .
Ачы,тәмсез,тозлы була иде,
Елаганда минем күз яшем.
Бүгенгесе бик тэ баллы кебек,
Агыгыз сез татлы күз яшем.
Ничә еллар авыр сугыш чорын,
Кичерделәр авылдашларым.
Бирешмәдек, тылда яулап алдык.
Бөек Җиңү көнен карендәшләрем.
Бергә булдык,һәм дә бердәм булдык
Бар кайгылар уртак булдылар,
Жиңү көне белән сезне Бөек Халкым,
Ил өстендә мәңге җилфердәсен,
Каныбыз төсе,кызыл байраклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев