Җиңү елъязмасы: «Чулман акчарлагы» — ветераннарга
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан Лаеш районының «Чулман акчарлагы» әдәби-иҗат берләшмәсе үзенчәлекле бүләк әзерләде.
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, танылган язучы һәм публицист Гүзәл Ибраһим кызы Галләмова җитәкчелегендәге җирле авторлар үзләренең яңа әсәрләрен якташларыбызның каһарманлыгына багышладылар. Геройларыбызга чиксез рәхмәт хисләре белән сугарылган шигырьләр циклын дәвам итәбез.

Ландыш Хисамова, Усад
Чулман Акчарлагы
Мәрмәр һәйкәл авыл уртасында
Барлап тора үткән елларны.
Барлап тора даһи сугышчының
Батырлыкка илткән юлларны!
Күз йөретеп чыктым һәйкәл таштан,
Бик күп түгел исән калганнар!
Күпме авылдашлар япь- яшь килеш
Яу кырында башын салганнар!
Ветераннар! Сез юк инде хәзер,
Сирәгәеп бетте арагыз!
Кемнәр безгә имин тормыш биргән-
Тарих битләренә карагыз!
Тере тарих булып бердәнбер
Зариф абый калган авылда!
Бер гасырны кичкән, егетләрчә,
Бирешмичә утка- давылга!
Сезне онытырга хакыбыз юк,
Хәтер китабында басылган!
Дистәләгән исем, фамилия
Мәрмәр ташка чокып язылган!
Бүген сезне олылыйсы иде,
Хөрмәтлисе, кадер итәсе...
Күрсәтәсе иде сезгә бүген
Мул тормышның бәйрәм иртәсен!
Бөек Җиңү яулап туган илгә
Мәхшәр үтеп кайткан күбегез!
Рухыгызны бүген шатландырыйк,
Дога булып барсын сүзебез!
Һәр яз саен сезне искә алып,
Ал чәчәкләр куйыйк һәйкәлгә.
Рәхмәт сезгә, имин тормыш өчен,
Һәр көнебез тоташ бәйрәмгә!
ФРОНТ ХАТЛАРЫ
Мөнирә Садыйкова ( Яруллина), Усад_авылы, Чулман акчарлагы
Сугыш елларына шаһит булып,
Сакланалар фронт хатлары,
Дары исе сеңгән бу хатлардан
Ишетелә туплар шартлавы...
Гаилә ядкәрләрен актарам да,
Кулга алам фронт хатларын.
Җиңүгә ышаныч, сагыну хисе -
Кат-кат укыйм хатның юлларын.
Өчпочмаклы солдат хатларында —
Киләчәккә васыять сүзләре,
Онытмагыз безне, дигән сыман
Карап тора солдат күзләре!
Еллар узып, саргайса да хатлар,
Саклана анда тирән яралар...
Искә төшереп дәһшәтле елларны,
Хәтер уты булып яналар!
***
ЭльвераАбдуллина-Байгазина
Габишев поселогы, Чулман Акчарлагы
—Ветераннар, бөек ветераннар!
Баш иябез сезнең каршыда.
Ул дәһшәтле сугыш елларыгыз
Йөрәк түрендәдер, барсы да.
Олы афәт илгә ябырылгач,
Күтәрелеп илне сакларга.
Туган илне, туган туфракны,
Бөек Ватаныбыз якларга.
Ил озатты газиз балаларын:
Ир-атларын, гүзәл затларын,
Яңа мыек төрткән егетләрен,
Талчыбыктай яп-яшь кызларын.
Соңгы сулышкача көрәштеләр,
Салкын окоплар да яттылар.
Күкрәкләре белән амбразура каплап
Җырлар булып илгә кайттылар.
Бик күпләре кайта алмадылар,
Ватан өчен башын салдылар.
Онытылмас истәлекләр булып
Йөрәкләрдә уелып калдылар.
Ветераннар, олуг ветераннар,
Кан тамадыр саркып ярадан.
Сирәгәя бара сафларыгыз,
Сез китәсез безнең арадан.
Аз булсын зәңгәр күкләребез
Газиз ана күз яшь түкмәсен.
Бу дәһшәтле сугыш юлларыннан
Илем тагын кабат үтмәсен.
Онытмыйбыз сезне, ветераннар,
Сез һаман да йөрән түрендә.
Изге үрнәк — даһи ветераннар,
Медальләре чыңлый түшендә.
Вәһшиләрчә кергән фашистларны
Тамырыннан себереп түктегез,
Европаны азат итегез дә,
Берлингача барып җиттегез.
Горур атлап безнең ветераннар
Кызыл Мәйданнардан үттеләр.
Җиңү көнне назлы җылы җилләр
Алар үткән юлны үптеләр.
Бөек Җиңү яулар өчен илгә
Кан яшьләрен күпме түктеләр.
Җаннарында яшь аралаш шатлык —
Ветераннар горур үттеләр.
«Чулман акчарлагы» берләшмәсендәге каләм әһәлләре өчен сугыш темасы — дәреслекләрдән генә алынган тарих түгел. Бу — рифмаларга һәм юлларга салынган тере хәтер. Аларның шигырьләрендә сугыш кырларыннан әйләнеп кайта алмаган 11 355 лаешлының сагышы да, тылда җиңүне якнайтканнар белән горурлану да чагыла.
«Без онытмас өчен язабыз. Обелискларга уеп язылган һәр исем яшьләр йөрәгендә кайтаваз тапсын өчен иҗат итәбез», — дип билгеләп үтә берләшмә әгъзалары.
«Безнең «Чулман акчарлагы» берләшмәсе өчен Бөек Җиңү темасы һәрвакыт изге булды һәм булып калачак. Хәтер — ул даталарны белү генә түгел, ул сүз аша тапшырыла торган тере хәрәкәт, йөрәк тибеше. Авторларыбызның һәр шигырендә һәлак булганнар өчен чын күңелдән сыкрану һәм бу авырлыкны җиңеп чыкканнарның рух ныклыгына чиксез соклану ята. Бу юллар безнең гомуми рәхмәт догабыз булсын, яшьләребезгә аяз күк йөзенең нинди кыйммәт белән килүен искәртеп торсын иде. Сугыш турында шигырьләр яңгыраганда — Геройларыбызның исеме мәңге яшәр«.— Гүзәл Галләмова, «Чулман акчарлагы» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев