Йөрәк сүзе — шигырьдә: «Чулман Акчарлаклары»ннан Белем көненә пар канатлы котлау!
шигърият

Йөрәк сүзе — шигырьдә: «Чулман Акчарлаклары»ннан Белем көненә пар канатлы котлау!

1 сентябрь — яңа өметләр, яңа ачышлар һәм иҗат дөньясына канат кагу көне. «Чулман Акчарлаклары» әдәби-иҗат берләшмәсе барлык укучыларны, хөрмәтле укытучыларны һәм ата-аналарны Белем көне белән чын күңелдән тәбрик итә!

Йөрәкләрдәге иң җылы хисләрне без каләм аша җиткерергә күнеккән. Шул уңайдан, сезнең игътибарга нәфис сүз осталарыбызның яңа уку елына, туган мәктәпкә һәм укытучыларга багышланган шигырьләрен тәкъдим итәбез. Алар сезнең күңелләргә бәйрәм рухы һәм илһам өстәсен!

Яңа уку елы һәрберегезгә иҗади уңышлар, олы казанышлар һәм якты юллар алып килсен. Бәйрәм белән!

Белем бәйрәме

Җәй тәмам! Көз керде. Сентябрь.
Бүген зур бәйрәм — Белем бәйрәме!
Балалар мәктәпкә юл тота,
Кулларда чәчәкләр бәйләме!

Елмайган шат йөзләр, хөр күңел,
Барысы да яңа киемнән!
Гыйлемнәр өстәргә ашыккан
Балаларны күреп сөенәм!

Хәерле сәгатьтә, балалар!
Эшегез уңышлы башлансын!
Энә белән кое казудан
Файдалы җирлекләр ашлансын!

Ландыш Хисамова

Мәктәбем

Кая барсам, шунда истән чыкмый
Белем биргән туган мәктәбем.
Зур тормышка юл күрсәткән өчен
Чиксез рәхмәтемне әйтәмен.

Онытмыймын белем биргән
Тырыш, сабыр остазларны.
Игелек орлыклары чәчкән өчен
Зурлыйм һәрчак мин аларны.

Мәктәбемдә гөрләп үскән
Алма бакчалары кайда бар?!
Эшләре гел уңай булсын,
Кимемәсен анда балалар.

Фәридә Садриева

Имәнкискә урта мәктәбе гимны

Канатланып киләм, мәктәп, сиңа,
Гомеремнең тәүге баскычы.
Дулкынланып ишегеңне ачам,
Тотып кулга белем ачкычын.

Кушымта:
Синдә алган белем җитә миңа
Уку йортларына керергә.
Галим, табиб, укытучы булып,
Кеше булып тормыш итәргә.

Күпләр килеп синнән үрнәк ала,
Мәтәбем, син белем учагым.
Гомеремнең якты хәтирәсе,
Бәхетле гүзәл балачагым.

Кушымта.

Зыятдинова Ф.Ф. шигыре, Зыятдинова А.М. көе.

Ихтирам белән, «Чулман Акчарлаклары» иҗат берләшмәсе.
 


Йөрәк сүзе — шигырьдә: «Чулман Акчарлаклары»ннан Белем көненә пар канатлы котлау!

Нет комментариев