Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
шигърият

Лаеш горурлыгы — Илсөяр Иксанова: Камал театрында шагыйрәнең юбилей тантанасы узды

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бу кичтә чын шигърият һәм моң сараена әйләнде. Биредә танылган шагыйрә, журналист, Лаеш районының горурлыгы — Илсөяр Иксанованың 60 яшьлек юбилее уңаеннан «Моңлы гомернең алтмыш кылы» исемендәге тантаналы иҗат кичәсе узды.

  

   Шагыйрәне  әдипләр һәм каләмдәшләре, иҗатташ дуслары котлады. 
 

Якташлар котлавы
Шагыйрә тумышы белән Лаеш районының Татар Сараланы авылыннан. Юбилярны котларга Лаеш муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов һәм «Чулман акчарлаклары» әдәби берләшмәсе вәкилләре килде. «Бүген татар шигъриятен яратучылар Татар Сараланы авылының сары чәчле кызын зурлый. Лаеш табигате — Идел, Чулман һәм Мишә елгалары тоташкан көч үзәге — Илсөяр апаның иҗатында үз ролен уйнамый калмагандыр. Нинди генә югары вазифаларда булса да, ул туган җирен, авылдашларын онытмый. Районыбыздагы чараларда катнашып, туган телебезгә мәхәббәт уятуда үзенең бәяләп бетергесез өлешен кертә», — дип сөйләде Азат Нурмөхәммәтов . Ул шагыйрәгә шулай ук Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов исеменнән «Лаеш районы үсешенә керткән казанышлары өчен» медален тапшырды. Бу — якташларының шагыйрәгә булган олы рәхмәте һәм аның иҗатын югары бәяләве билгесе.

Шигърият һәм йолдызлы сәхнә
Кичә барышында Илсөяр Иксанованың йөрәк түреннән чыккан шигырьләре танылган татар артистлары башкаруында яңгырады. Сәхнәдә шагыйрәнең сүзләренә язылган җырларны иҗат дөньясының якты йолдызлары бүләк итте:
    Татарстанның атказанган артистлары Айгөл Хәйри һәм Рөстәм Насыйбуллин;
   Җырчы Алмас Хөсәенов һәм актер Артем Пискунов;
    Гөлназ Гафурова җитәкчелегендәге Казан балалар филармониясе ансамбле;
   Балерина Камилә Галиеваның нәфис чыгышы.

Бу кичә — гомернең алтмыш кылын шигырь белән үргән иҗат иясе өчен генә түгел, ә татар мәдәниятен һәм шигъриятен үз итүче һәркем өчен бәяләп битергесез рухи бүләк булды.

Фотолар : ТАТАР информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев