Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
шигърият

Лаеш районы укучылары өчен «Акчарлаклар кайтканда» дигән шигъри кичә үткәрелде

Имәнкискә мәктәбендә узган чарада танылган татар язучылары Марсель Галиев һәм Ләбиб Лерон катнашты.

Шигъри кичә матур шигырьләр, дәртле җырлар һәм гармун көйләре белән тулы иде. Җирле шагыйрьләр һәм шагыйрәләрдән тыш, танылган кунаклар, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары чакырылган иде.

Алар арасында Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Марсель Галиев, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, .Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Ләбиб Лерон бар иде.

Имәнкискә мәктәбе проектында катнашучылар хөрмәтле кунакларыбызның шигырьләрен башкардылар. Алар «Әдәби марафон» глобаль онлайн-проектында даими катнашучы укучыларга җиңүчеләр дипломнарын тапшырдылар.
Фото: Имәнкискә мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы укучылары өчен «Акчарлаклар кайтканда» дигән шигъри кичә үткәрелде