Лаеш районында Булат Ибраһимов исемендәге «Каләм» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр
Атабай авылы мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфия Сабирова бу кичәне Булат Ибраһимов үзе туган авылда, Атабайда үткәрү турында күптән хыяллана иде.

Ул аны Булатка да әйтте. Булат Ибраһимов бу идеяны хуплады. Бәйгене үз исеме белән аталачагын белгәч, минем исемдә кирәк түгел дигән иде ул. Булат бик тыйнак һәм оялчан кеше шул. Ничек аның исеме белән булмасын инде? Ул бит аңа бик тә лаек. Күп эшләр башкарылганнан соң бәйге буласы көн дә билгеләнде. Һәм менә ул көн җитте.

20 февраль көнне, Лаеш районы Атабай авылында Булат Ибраһимов исемендәге «Каләм» районкүләм шигырь һәм хикәя язучылар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бәйгегә барлыгы Лаеш районының 7 авылыннан 20дән артык эш килгән. Иң өлкән катнашучыга — 76 яшь, иң кечкенәсенә —8.
Чарада Булат Ибраһимов үзе катнашты, Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева, Атабай авыл җирлеге башлыгы Роберт Билялов, Лаеш районы мәдәният йорты җитәкчесе Рүзилә Тукмина һәм башкалар бар иде. Шагыйрә, журналист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Илсөяр Иксанованы да бик көттеләр. Әмма ул җитди сәбәпләр аркасында килә алмады.
-Булат Ибраһимов йөрәккә үтеп күңел кылларын тибрәтә торган шигырьләр яза. Алар беркемне дә битараф калдырмый. Безнең җитәкчебез — Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев әйтә: «Булат сөйли башласа, аны тыныч кына тыңлап утырып булмый», — ди. Гомумән, Булатның иҗаты белән һәркем таныш булырга тиеш, — дип билгеләп узды үз чыгышында Гөлназ Шәйхиева.

Атабай авылы мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфия Сабированың эшчәнлеге лаеклы танылды, аңа Гөлназ Шәйхиева Бөтендөнья татар конгрессы Рәхмәт хатын тапшырды. Бу бәйгене оештыру идеясе аның тарафыннан тәкъдим ителгән иде бит.

Тантана барышында Атабай авылы балалары Булат Ибраһимовның шигырьләрен укыды.

Аның кызы Айбикә «Туган телем» шигыре белән чыгыш ясады, тамашачыларга бик ошады. Гомумән, бу кичәдә балаларның чыгышларын залда, аеруча, көчле алкышлар белән каршы алдылар.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гүзәл Галләмова үзенең чыгышында «Чулман акчарлыгы» дип аталган Лаеш районы язучылары оешмасы төзелүе турында яңалыкны хәбәр итте.
2 сәгатькә якын барган тантана бер сулышта узды. Ул шулкадәр җылы, күңелгә рәхәтлек бирә торган кичә булды. Авыл кешеләре оештыручыларга да, балаларга да, барлык катнашучыларга рәхмәтләр әйттеләр. Шундый җылы матур кичәләр күбрәк булсын иде дигән теләкләр әйттеләр. Бу түгелме уңыш!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев