Лаешта Әдәби берләшмә бар!
Шигъри җаннар акчарлаклар булып, Кушылдылар бергә бер төркем. Бөтерелеп хыял диңгезендә Үз канатын сыныйдыр һәркем. (Люция Бикмуллина)
.jpg)
Кемдер шигырьләр укырга яратмаска да мөмкин. Гаеп тә түгел. Без — кешеләр күп төрле. Шул ук вакытта, шигърияттән башка яши алмаган райондашларыбыз да бар. Әнә шундыйлар (30 кеше) әдәби иҗат төркеменә берләштек. Аны «Чулман акчарлагы» дип исемләдек. Һәр шагыйрьнең каләме рухи күтәрелешкә, игелеккә, саф хисләргә — кешелек дөньясы өчен файдалы эшләргә чакырулы!
Илһамлы җаннар гел хәрәкәттә. Апрель аенда Имәнкискә урта мәктәбендә үткән "Акчарлаклар кайтканда" дип исемләнгән шигърият кичәсендә, иҗатны тиешле югарылыкка күтәреп, берләшмәгән кергән Татар Сараланы, Атабай, Татар Янтыгы, Сокуры, Имәнкискә, Кече Елга һәм Лаеш шәһәре каләм тибрәтүчеләре үзләре иҗат иткән шигырьләре белән уртаклаштылар. Махсус кунаклар — күренекле шагыйрьләребез Марсель Галиев һәм Ләбиб Лерон кичә турында онытылмас тәэсир калдырдылар.
Без — каләм тибрәтүчеләр тормышны яратып яшибез. Тирә-яктагыларны да үз дулкыныбызда тибрәтәбез. Телеграм каналыбызда табадан төшкән шигырьләребез белән уртаклашабыз, районыбыз иҗтимагый тормышында планнар корабыз. Вконтакте социаль челтәрендә булган "Чулман акчарлагы«дип исемләнгән берләшмәбездә иҗатыбызны тәкъдим итеп, халыкны мәгърифәт нуры белән сугарабыз, шигърият белән илһамландырабыз.
«Чулман акчарлагының» әдәбиятта, шигърияттә үз урыны, үз тавышы булыр, иншәәАллаһ.
Лаеш ягы безнең өчен
Мәккә дә, Мәдинә дә.
Киләчәк буыннар өчен
Кадерле хәзинә дә, дип яза ветеран педагог Резеда Сибатова.
Шулай булмый ни!
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, прозаик, публицист,
«Чулман акчарлагы» Лаеш әдәби иҗат берләшмәсе
җитәкчесе Гүзәл Галләмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев