Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
шигърият

Наилә Хәбибуллина. Лаеш шәһәре

«Яшь парларга»

Йөзләреннән  тирә-юньгә

Шатлык  нуры сибелә.

Ходай сезне кавыштырды

Парлы кылып гомердә.

 

Пар аккошлар  йөзә  күлдә

Тугры сөюләренә.

Аллах биргән  бу сөюне

Саклагыз мәңге бергә!

 

Сынау дәръяларын кичеп,

Булыгыз   үрнәк  парлар!

Энҗе ташлардай тезелсен

Һәр  яшәлгән  ул еллар.

 

Пар аккошлар йөзә  күлдә

Кадерле бер-берсенә.

Раббым биргән  нигъмәтенә

Тап  төшермәгез  бердә!

 

Тормышыгызның  ямьнәре

Мәрхәмәт  нурын  чәчсен

Сез  үстергән  гөлләрегез

Татлы  җимешләр бирсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы шигырь лаешта реклама