«Шигъри август» очрашуы
шигърият

«Шигъри август» очрашуы

Райондашларыбыз Бикмуллиннар гаиләсенең интернетта яктыртылган күркәм эшен күреп, яратып, куәтләп “Арабыздан беребез” дип исемләп матбугатка да саллы гына язма юллаган идем. “Авылым тукталышы” дип аталган ял итү урыны авылда нигезләре юкка чыккан авылдашлар өчен якыннарының каберләрен зиярәт итәргә кайтканда аларга сыену урыны буларак эшләнүе турында иде ул. Күрәсе килеп торган урынга ниһаять аяк бастык.

Лаеш районы “Чулман акчарлагы” әдәби иҗат берләшмәсе игълан иткән “Шигъри август” проекты кысаларында Татар Янтыгы авылында бик җылы, истәлекле Шигърият кичәсе булып узды анда. Лаешның төрле авылларында яшәгән берләшмә әгъзаларының күтәреп алган проекты буенча инде өченче авылда үткәрелүе бу! Беренчесе Имәнкискәдә, Чулман яры буенда узды. Инчесе Кече Елга авылының ямьле мәдәният йорты бакчасында иде. Бүгенгесе Янтык авылының матур күренеше белән әсирләп торган “Авылым тукталышы” кочагында үтте.

Җирле шагыйрьләр Миннур белән Люция аны онытылмас җылы хатирәләр бүләк итә торган итеп осталык белән оештырганнар. Шигъри җанлы кешеләр арасында рәхәт дулкында хисләнеп утырган якташларның рәхмәтле сүзләре безгә илһам бирде. Юк, адәм баласы шигърияткә битараф булмаган, була да алмый! “Шигъри август” кыяр-помидорлы август мәшәкатеннән өстен була алган икән, татар дөньясы тормышның матди мәшәкатеннән өстен, дип уйларга җирлек бар!

Китап белән дус булган зыялы халыкка рухи азык һәр заманда кирәк булган. Виртуаль дөнья үзенә нык бәйләгән чорда кешегә мондый очрашулар бик кирәк икән, диделәр шигърият сөючеләр, китап укырга яратучылар. Әлеге сүзләрне кабул итүе шундый рәхәт! Чулман акчарлаклары, якын киләчәктә оештырыласы әдәби-музыкаль кичә планын раслап, күңелгә кереп урнашкан җылы хатирәләр белән рухланып таралыштык.

Язучы, публицист, язучылар берлеге әгъзасы Гүзәл Галләмова, 


«Шигъри август» очрашуы

Нет комментариев