Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
шигърият

Татарстанның 100 мәчетендә татар теле курслары башлана

Татарстан мәчетләрендә агымдагы елның 1 октябреннән яңадан бушлай татарча сөйләм теле укытыла башлаячак.

Курслар республикабызның барлык шәһәрләрен һәм күпчелек район үзәкләрен колачлаячак. Быел алар ТАССРның 100 еллыгы һәм Туган тел елы кысаларында дүртенче тапкыр уздырыла. Мәчетләрдә татар теле курслары атнага ике тапкыр уздырылачак. Уку курсы 48 академик сәгатькә исәпләнгән, дәвамлылыгы 6 ай тәшкил итәчәк (2020 елның 1 октябреннән 2021 елның 30 апреленә кадәр). Дәресләрне үткәрү вакыты, тыңлаучыларның теләкләрен исәпкә алып, һәр мәйданчыкта аерым билгеләнәчәк. Интенсив курс программасы сөйләм телен өйрәнү, ситуатив лексик җыелмаларны үзләштерү һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән. Моннан тыш, барлык теләүчеләргә Ислам мәдәнияте белән танышу, шулай ук гарәп тәҗвиденә өйрәнү мөмкинлеге дә каралган.

Дәресләргә барлык теләүчеләр чакырыла. Курслар бушлай узачак. Курсларны уңышлы тәмамлаганда тыңлаучыларга сертификатлар биреләчәк.

Татар теле курсларына шәһәр һәм район мәчетләренә мөрәҗәгать итеп, 1 октябрьгә кадәр язылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев