Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
шигърият

Тормыш мәшәкатендә кайнап

Наилә Хәбибуллина. Лаеш.

Тормыш мәшәкатендә кайнап,
Үтә көннәр артлы көннәр.
Яшьлек кайтавазы булып,
Керәсең  син төшләремә.

Исләремә  төшә  чаклар
Аерым бергә янган чаклар.
Синең белән очрашулар
Язган микән безгә Ходай?

Йөрәгемдә билгесезлек
Телә күңелне ялгышлар.
Яшьлек горурлыгыннан
Күпме кителгән тормышлар.

Бер аңлашу җитәр иде
Яшибез бит без бер генә.
Таратырга томаннарны
Җитәр иде бер сүз дә дә.

 Наилә Хәбибуллина. Лаеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев