Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
шигърият

Яңа елга хәвеф-хәтәрсез

Лаеш районында МЧС хезмәткәрләре пиротехниканың ничек сатылуын тикшерәләр Яңа ел каникуллары вакытында бәхетсезлек очракларын булдырмауның иң нәтиҗәле ысулларының берсе – пиротехника сату һәм саклау урыннарында профилактик эш алып бару.

Рейдны Лаеш районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге начальнигы урынбасары Ислам Гарәфетдинов үткәрде. Петардалар һәм фейерверклар сатыла торган Лаеш кибетләренең берсен янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерергә кирәк иде.

- Лаеш районында өч сәүдә ноктасы рәсми рәвештә пиротехника продукциясе сату белән шөгыльләнә, - дип сөйли РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең Лаеш районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге башлыгы Егор Фомин. - Моның өчен эшмәкәрләр барлык документларны алдан ук карап тикшерү өчен тапшыралар һәм барлык янгын куркынычсызлыгы таләпләрен һәм нормаларын үтәү өчен консультацияләр алалар. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан сәүдә нокталарында планнан тыш тикшерүләр уза. Документация, товарларның киштәләрдәге атамаларының документларда күрсәтелгән таләпләргә туры килүе өйрәнелә. Моннан тыш, янгын сигнализациясе һәм беренчел янгын сүндерү чаралары тикшерелә.

Егор Владимирович сүзләренә караганда, сатып алучылар өчен мәгълүмат стендларына һәм пиротехник продукцияне саклау ысулларына зур игътибар бирелә, чөнки пиротехника эшләнмәсен дөрес сакламау аның стандарт булмаган эшенә китерергә мөмкин. Сатучылар белән инструктаж үткәрелә.

Егор Фомин фейерверклар, салютлар һәм петардалар бары тик билгеләнгән урыннарда гына эшләтеп җибәрергә мөмкин, дип искәртә. Лаеш районында мондый 70 урын бар, шул исәптән бишесе район үзәгендә. Әлеге урыннарның тулы исемлеге «Кама ягы» сайтында «Иминлек» бүлегендә урнаштырылган.

РФ Хөкүмәтенең 22.12.2009 ел, № 1052 карары нигезендә 16 яшьтән кечерәк затларга пиротехника эшләнмәләрен сату тыела. Шулай ук МЧС һәм ЭЭМ хезмәткәрләре пиротехника җибәрү урыннарын тикшерәләр, шулай ук Яңа ел һәм Раштуа чараларын үткәрү урыннарын профилактик тикшерүләр үткәрәләр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев