Казанда балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең «Кеше тәрбияләү» Республика конкурсының финалы узды.

фото: Лаеш тәрбиясе
Конкурсның максаты педагогик бергәлекләр арасында Татарстан Республикасының рухи-әхлакый кыйммәтләре, тарихи һәм милли-мәдәни традицияләре нигезендә гармонияле рәвештә үскән һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләүнең инновацион формаларын, тәҗрибәләрен таратудан гыйбарәт иде.
Конкурс өч номинациядә үткәрелде һәм финалда Татарстан Республикасының 19 муниципаль берәмлегеннән 30 педагог хезмәткәре катнашты.
Финалга чыгучылар бирелгән темаларга халык алдында чыгыш ясадылар, үзләренең тәрбияви практикалары буенча мастер-класслар үткәрделәр һәм «4В: тәрбия, үзара бәйләнеш, вариативлык, мөмкинлекләр» төркемле конкурсында катнаштылар.
Ике тур нәтиҗәләре буенча һәр номинациядә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.
Лаеш шәһәренең 1 нче гимназиясе директоры киңәшчесе Зөлфия Ситдыйкова «Балачак навигаторлары» номинациясендә икенче урынны алды.
Котлыйбыз һәм алга таба һөнәри җиңүләр телибез!
Нет комментариев