2023 елның кыр көнендә АПКның яңа казанышларын һәм сыерлар арасындагы матурлык конкурсын күрергә мөмкин
Татарстанда Лаеш районы территориясендә «Бөтенроссия кыр көне-2023» агросәнәгать комплексының зур күргәзмәсе старт алды
Исегезгә төшерәбез, кыр көне ел саен Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырыла. Бирегә федераль һәм региональ хакимият органнары, аграр бизнес һәм фән, тармак берлекләре һәм финанс структуралары вәкилләре җыела.
40 гектардан артык мәйданда АПК казанышлары күрсәтелә. Бөртекле һәм азык культураларының 280 үрнәге тәкъдим ителгән. Зур күргәзмә кунаклары илебезнең агросәнәгать комплексының соңгы казанышлары һәм яңа авыл хуҗалыгы техникасы белән танышачак. Сыерлар арасында матурлык бәйгесе дә кызыклы.
Күңел ачу программасы да бар. Бердәм максатларга ирешүдә кешеләрнең тынычлыгын, дуслыгын һәм бердәмлеген символлаштырган Сабантуй аерым урын алып торачак.
Татар-информ фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев