Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
яңалыклар

Агротехнология сыйныфы: 25 Октябрь посёлогы мәктәбендә уңышлы уку елы йомгаклары

25 Октябрь посёлогы исемендәге урта мәктәпнең агротехнология сыйныфында уку елы тәмамланды. Укучылар теоретик белемнәрне үзләштерү белән бергә, аларны гамәли проектларда уңышлы кулландылар.

«Кошчылыкта беренче адымнар — инкубаторда чебешләр чыгару» проекты уку елының иң якты вакыйгасы булды. Укытучылар һәм әти-әниләр ярдәмендә балалар инкубация өчен барлык кирәкле шартларны тудырдылар.

Нәтиҗәдә 47 сау-сәламәт чебеш дөньяга килде. Бу сыйныф укучыларына тикшеренү, анализ ясау күнекмәләрен үстерергә һәм җаваплылыкны аңларга ярдәм итте.

Укучылар чебешләрне өйләренә алып кайттылар һәм хәзер чын яшь фермерлар буларак аларның үсешен күзәтәләр.

Уку елы ахырында Игенчеләр сараенда агротехнология сыйныфларының эшчәнлегенә йомгак ясалды.

Нәтиҗәдә,  мәктәп бик югары бәяләнде һәм «Ел уңышы» (Прорыв года) номинациясендә мактаулы беренче урынны яулады.

Бу уңышлар һәм бердәм хезмәт мәктәпкә үсеш гранты отарга мөмкинлек бирде.

Күрсәткән һөнәри осталыклары өчен укытучыларга, укуда һәм хезмәттә сынатмаган укучыларга, шулай ук һәрвакыт ярдәм кулы сузган әти-әниләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Бергәләп яулаган бу үрләр яңа җиңүләргә зур этәргеч булып тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Агротехнология сыйныфы: 25 Октябрь посёлогы мәктәбендә уңышлы уку елы йомгаклары