Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
яңалыклар

Атабай мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган җылы кичә узды

Атабай авылы мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан конкурслар, уеннар, җырлар һәм биюләр белән тулы музыкаль күңел ачу кичәсе үткәрелде.

Монда чын гаилә атмосферасы иде — әниләрне һәм әбиләрне чын күңелдән котладылар, җылылык һәм елмаюлар белән уртаклаштылар.

Бәйрәмгә килүчеләр гармунга җырладылар, шаярту конкурсларында катнаштылар. Кунаклар рәхәтләнеп Әниләр көне программасына кушылдылар.

Бәйрәмгә китаплар күргәзмәсе әзерләгәннәр иде.

Кич азагында кунакларны бәйрәм озакка истә калсын өчен тәмле ризыклар белән сыйладылар!
Ә залда стена янында әле бәйләнеп бетмәгән маскировка челтәрләре тора. Бүген авыл халкы ял итә. Ләкин иртәгә аларның күбесе мәдәният йортына безнең сугышчыларга ярдәм итәр өчен киләчәк. Күңел белән үрелгән маскировка ятьмәләре, ана канаты кебек, якташларын дроннардан саклаячак.

Һәр төен — ул безнең ярдәмебез һәм бүген көрәшүче геройларга рәхмәтебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев