Атабайның «Чишмәкәй » балалар бакчасында Нәүрүз рухы чәчәк атты
яңалыклар

Атабайның «Чишмәкәй » балалар бакчасында Нәүрүз рухы чәчәк атты

Атабай мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре балалар белән язның килүен каршыладылар һәм гадәттәгечә кыш белән хушлаштылар.

Язгы көн белән төн тигезлеген чагылдырган Нәүрүз изге яңаруны,өмет һәм теләкләр үтәлешен гәүдәләндерә. 

— Җырлар, биюләр, күңелле уеннар аша балалар мәдәни мирасыбызның байлыгын тойдылар, — ди Атабай мәдәният йорты режиссеры Әлфия Якупова. — Нәүрүзнең шатлыгы белән киләчәктә дә уртаклашыйк һәм бу традицияләрне киләчәк буыннар өчен саклыйк.

Күбрәк фото астарак, мәкалә галереясендә урнашкан. Ә видеоны хәзер үк карагыз.


Атабайның «Чишмәкәй » балалар бакчасында Нәүрүз рухы чәчәк атты

Нет комментариев