«Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклоры республика фестиваль-конкурсы Татарстанның төрле почмакларыннан килгән талантлы башкаручыларны һәм иҗат коллективларын бер мәйданга туплады.
Фестивальнең иң якты һәм истәлекле мизгелләренең берсе — Габишево мәдәният-спорт үзәгенең «Аулак өй» һәвәскәрләр берләшмәсе чыгышы булды. Гулия Әнвәр кызы Нургалиева җитәкчелегендәге коллектив тамашачылар игътибарына үзенчәлекле фольклор-этнографик композиция тәкъдим итте һәм беркемне дә битараф калдырмады.
Татар халкының милли традицияләренә тугрылыклары һәм зур осталыклары өчен «Аулак өй» берләшмәсе «Фольклор-этнографик композиция» номинациясендә 3нче дәрәҗә лауреат дипломына лаек дип табылды. Бу — коллективның башкару осталыгы югары дәрәҗәдә булуын, шулай ук халкыбызның мәдәни мирасын саклауга һәм популярлаштыруга керткән зур өлешен раслаучы лаеклы бүләк.
«Аулак өй» коллективын бу зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз! Аларга алга таба да иҗат уңышлары, яңа казанышлар һәм үрләр яулавын телибез!
Нет комментариев