Авыл хуҗалыгы хайваннары саналачак һәм маркировкаланачак
Киләсе елларда илдә хайваннарны маркировать итү мәҗбүри булачак. Бу турыда 2023 елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк “Ветеринария турында” законындагы үзгәреш әйтә.
Ә инде 2023 елның 1 мартыннаң мөгезле эре терлек, дуңгыз, сарык, кәҗә шулай ук йорт кошлары, куяннар һәм умарта кортлары өчен маркировкалау мәҗбүри булачак. Теркәү эре предприятияләр, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен мәҗбүри булачак.
Барлык хайваннар турында мәгълүмат Россельхознадзорның “ВетИС” мәгълүмат системасында сакланачак. Шунсы кызык, маркировкалау чарасы тамга да, шулай ук тире астына кертелгән микрочип та булырга мөмкин.
Тулырак "Камская новь" газетасының киләсе саннарының берсендә укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев