Балалар хәтерләсен һәм белсен өчен
Хәтер һәм кайгы көнендә Лаешның «Рябинка» балалар бакчасында әлеге датага багышланган чаралар узды.
Бу көнне «Рябинка» педагоглары тәрбияләнүчеләр белән Бөек Ватан сугышы турында әңгәмәләр үткәрделәр, совет солдатларының батырлыгы турында сөйләделәр. Балаларга сугыш, халкыбыз батырлыгы, туган ил, тынычлык турында шигырьләр укыдылар. Балалар сугыш елларының «Катюша», «Победная весна» җырларын тыңладылар һәм башкардылар.
«Әкият» өлкән төркеме тәрбияләнүчеләре Бөек Ватан сугышы корбаннарын искә алу өчен «Җиңү» паркына экскурсиягә киттеләр. Җирдә яшәү өчен сугышкан һәм азатлыгыбыз өчен һәлак булганнарның барысын да бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр.
Лаеш хәрби дан музеенда булдылар. Балаларга солдатларның фронтка китүе, сугышның балалар тормышын ничек үзгәртүе, аларга нинди куркусыз, кыю һәм батыр булырга туры килүе турында сөйләделәр.
Бу беркайчан да кабатланмасын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев