Балаларны файдалы эш белән кызыксындырыр өчен, нәрсәләр белү кирәк?
яңалыклар

Балаларны файдалы эш белән кызыксындырыр өчен, нәрсәләр белү кирәк?

Бу серне өстәмә белем бирү укытучылары белә.

(Фото чыганагы)

Лаешның 1нче гимназиясендә "Йөрәгемне балаларга бирәм" республика педагогик конкурсының муниципаль этабы узды.

Анда Урта Девятово, Сокуры, Столбище, Янтык, Пәрәү, Габишево, Нармонка, Хәерби һәм Лаеш өстәмә белем бирү укытучылары катнашты.

Фотографияләрдә укытучыларның нинди бирем үтәүләре ачык күренә. Алар мәктәп балаларының ялын оештыру күнекмәләрен күрсәттеләр. 2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителүен дә исәпкә алдылар.

 


Лаеш районы Лаеш 1нче гимназия республика педагогик конкурсы

Нет комментариев