Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
яңалыклар

«Башкача эшли алмадык»: ике волонтер махсус хәрби операция зонасына китте

Лаеш районыннан махсус хәрби операция уздыру зонасына контракт буенча ике хәрби хезмәткәр китте.

Без Ватанны саклаучылар белән юлга чыгар алдыннан аралаша алдык.
Павел — офицер, Лаешның 1 нче гимназиясендә эшләгән. Ул карарны күптән кабул иткәнен, әмма сугыш бурычларын үтәүдән бернәрсә дә читкә юнәлтмәсен өчен, көнүзәк эшләрне тәмамларга кирәклеген сөйләде.

РФ Кораллы көчләре сафларына керү турында карар кабул итү авырмы дигән сорауга:
— Авыр, әмма мин башкача эшли алмадым. Монда, Лаешта минем балаларым яши, аларның икесе балигъ булмаганнар. Мин аларның тыныч күк астында яшәвен телим. Шуңа күрә мин бердәнбер һәм дөрес карар кабул иттем дип саныйм.

Бүгенге көндә мобилизацияләнгәннәрне җыймыйлар, ләкин альтернатива бар. Хәрби комиссариатта хәрби исәпкә кую урыны буенча контрактка кул куеп, үз теләгең белән махсус хәрби операция үткәрү зонасына барырга мөмкин. 

Кичәге метрополитен хезмәткәре Марат нәкъ шулай эшләгән дә, ә бүген контракт буенча хәрби хезмәткәр. Ул да Павел кебек мөһим карар кабул иткән.

Марат та ни өчен үз теләге белән фронтка китәргә карар кылганын сөйләде. 

— Беренчедән, минем ике улым бар, мин аларны һәрвакыт патриотизм рухында тәрбиялим. Шәхси мисал — үсеп килүче буынны тәрбияләүнең иң яхшы ысулы. Икенчедән, дошман инде Россия территориясендә, төрле диверсия-разведка төркеме Белгородка һөҗүм итә, чик буе территорияләрен утлый, бу минем кебек гади кешеләр һәм гаиләләр өчен куркыныч. Ватанның һәр патриоты хәзер Украина неонацистлары белән көрәшү өчен мөмкин булганның барысын да эшли. Бигрәк тә Украина кораллы көчләре тарафыннан контрһөҗүм башлану сәбәпле. Бу минем кабул иткән бердәнбер һәм дөрес карарымда нокта куйды. Һәм мин хәрби комиссариатка Россия армиясе белән контракт төзергә бардым.

Бүген һәркем, Павел белән Марат кебек, контракт буенча хезмәт итә ала. Һәркемнең сайлау мөмкинлеге бар. Контракт буенча хезмәт турында тулырак мәгълүмат белән монда танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Контракт буенча хәрби хезмәткә җыю дәвам итә махсус хәрби операция