Лаеш районы тернәкләндерү үзәгенә белем көнендә «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең әйдәп баручы белгече Гөлшат Зәйнуллина килде. Ул балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәртте, ә әкият геройлары аңа бу эштә ярдәм иттеләр.
Балаларга бик күп теләкләр, үгет-нәсыйхәтләр яңгырады. Гөлшат Айратовна балаларга юл хәрәкәте иминлеге буенча буклет — белешмәләр һәм яктылык кайтаручы элементлар тапшырды.
Балалар конкурсларда катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, җырлар җырладылар, күп шаярттылар һәм көлделәр.
Тернәкләндерү үзәгендә яңа уку елы шундый кызыклы һәм бәйрәмчә башланды.
Нет комментариев