Мондый алдынгы технология бозлавык аеруча куркыныч булган объектларда тәкъдим ителә.

"Бу күпер стационар инженер конструкциясе — автоматик бозлавыкка каршы комплекс белән җиһазландырылган. Өстәвенә, мондый технология чит илләрдә генә кулланылган. Әмма без импортны тулысынча алыштыра алдык. Технология Росавтодор кушуы буенча эшләнгән һәм авиациядә кулланыла. Мондый җайланмаларны кайбер аэропортларда монтажлаганнар. Мәсәлән, Шереметьево, Левашово, Көньяк Сахалинск һәм башкаларда«,-дип билгеләде «Заманча транспорт технологияләре» компаниясе президенты Леонид Синицын.
Күпернең өслегенә урнаштырылган махсус датчиклар юл өслегенең торышын билгели һәм су элпәсенең калынлыгын билгели. Комплекс бозга каршы реагентның концентрациясен, өслек температурасын һәм хәтта асфальтның өске катлавының тузу дәрәҗәсен билгели.
Нет комментариев