Чисталык та, матурлык та үзебездән тора
яңалыклар

Чисталык та, матурлык та үзебездән тора

Пәрәү авылы халкы үз авылының матурлыгы һәм чисталыгы турында кайгырта.

Бүген Пәрәү авылы мәдәният хезмәткәрләре бергәләп тырма, себерке, көрәкләр белән коралланып үз территорияләрен чистартырга чыктылар. Көн матур, кояшлы, җылы җил әкрен генә битне сыйпап тора.

Кар эреп беткәч калкып чыккан кирәксез чүпләр эчне пошыра башлаган иде инде. Чистартып, тырмалап, себереп алгач, күңелләр күтәрелеп китте, өстеннән иске, корыган үлән-яфракларны алып аткач, чирәм дә, шуны гына көткән кебек, бераз үсеп киткәндәй булды, тирә-юнь ничектер яшелләнеп китте, әйтерсең лә, җәй. Чисталык та, матурлык та үзебездән тора шул.


Чисталык та, матурлык та үзебездән тора.

Нет комментариев