Чисталык үзебездән башлана: Чулман буе нефть торбалары үткәрүчеләр өмәләр сезонын ачты
«Транснефть — Прикамье» АҖ коллективы предприятие эшчәнлек алып барган төбәкләрдә экологик шимбә өмәләре сезонын башлап җибәрде. Нефть торбалары үткәрүчеләр җитештерү объектларында да, авыл һәм шәһәр территорияләрендә дә тәртип урнаштыралар.
Традиция буенча, җыештыру эшләре район нефть торбалары үткәрү идарәләре офисларына якын булган урамнарда уза. Гыйнвар аеннан башлап, мәсәлән, Ромашкино РНУ хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Лениногорск шәһәрендәге Вахитов урамнарында язгы юу эшләре оештырдылар.
Казанның Патрис Лумумба урамындагы скверда исә идеал чисталыкны «Транснефть — Прикамье» аппараты хезмәткәрләре тәэмин итте.
Чисталык һәркемнән башлана! Моны истә тотып, тәртип яратучы Чулман буе нефтьчеләре, һәр буш минутны һәм яхшы һава торышын файдаланып, тирә-юньдә җылылык һәм уңайлылык тудыру өчен бердәм рәвештә тырма һәм көрәкләргә алыналар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев