Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
яңалыклар

Депутат балалар йортында кунакта

Ярослав Нилов Лаешта танышу визиты белән булды.

Россия Федерациясе Федераль собраниесе Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Лаешка килеп, беренче чиратта балалар йортында булды.

Бу көннәрдә тәрбия учреждениесендә гадәттән тыш тыныч иде — балалар шәһәр читендәге «Чайка» лагеренда ял итәләр. Алар белән очрашуга барыр алдыннан Ярослав Евгеньевич биналарны кызыксынып карап чыкты һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның уңайлы яшәү шартларын күреп гаҗәпләнде һәм шатланды. Аеруча аңа ял итү бүлмәсе һәм галотерапия өчен тоз бүлмәсе ошады.

Депутатны һәр җәйне тәрбияләнүчеләр ял итә торган заманча балалар лагере да сынатмады. Чиста урман һавасы, спорт мәйданчыклары, яхшы йокы корпуслары, иркен ашханә — барлык кирәкле шартлар тудырылган. Без килгәндә балалар волейбол уйный иде, Ярослав Евгеньевич рәхәтләнеп берничә подача ясады. Кечкенә ял итүчеләр белән аралашты, өлкәнрәк балалар белән танышты, бүләкләр таратты.

Хөрмәтле кунакны озатып йөрүче Лаеш районы Башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова һәм ЛДПР партиясенең Татарстан төбәк бүлеге координаторы Владимир Сурчилов белән бергә кунак балалар туклануының сыйфатын тикшерде. Алар бик канәгать калдылар.

Ярослав Нилов шулай ук Изге Троица архиерей ишегалды гыйбадәтханәсендә һәм «Биосфера-ФИШ» балыкчылык комплексында да булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Лаеш балалар йорты Чайка лагере