Державин исемендәге лицей — «Тату сыйныф серләре» республика конкурсы җиңүчесе
Саба районында ата-аналар комитетларының унынчы «Тату сыйныф серләре» республика конкурсы төгәлләнде.
Финалда республиканың төрле почмакларыннан килгән 17 команда җиңү өчен көрәште. Алар моңа кадәр мәктәп, муниципаль, зональ этапларны һәм ярымфиналларны узган иде. Конкурс программасы берничә өлештән торды: командаларның үзен танытуы (самопрезентация), иҗади номерлар һәм проектларны яклау. Проектларның төп темасы — гаилә белән мәктәп арасындагы бәйләнешне ныгыту. Финалда катнашучы укытучылар, ата-аналар һәм укучыларның бердәм хезмәте никадәр мөһим булуын күрсәтеп, ачык һәм хисләргә бай чыгышлар ясадылар.
Конкурста беренче урынны Сокуры авылыннан Г.Р. Державин исемендәге күппрофильле лицейның 5 «В» сыйныфы ата-аналар комитеты яулады.
Барлык финалчы командаларга Кара диңгез буендагы балалар лагерьларына юлламалар һәм «Беренчеләр хәрәкәте» ннән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Конкурс «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев